Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәрлебашы авылында төп нигездә гомер итүче хөрмәтле энебез Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллинны 45 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз

20 октября 2021, 11:18

443

0

0

Бәрлебашы авылында төп нигездә гомер итүче хөрмәтле энебез Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллинны 45 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз

Кадерлебез! Бүгенге матур илаһи бәйрәмеңдә сиңа иң изге, иң якты матур теләкләребезне юллыйбыз. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы телибез. Үзең кебек уңган тормыш иптәшең Эльмира белән парлап канат кагыгыз. Балаларыгызның игьтибарын, игелеген күреп яшәргә язсын. Энебез Альберт! Син гаиләңдә генә түгел, эш урыныңда да кадерле, мөхтәрәм зат. Хезмәтең авыр һәм җаваплы. Инде ничә еллар районыбызны үстерүдә зур өлеш кертәсең. Син тырыш, максатчан, ачык йөзле, мәрхәмәтле, игелекле, туганнарыңа олы бер терәк. Син нәселебезнең горурлыгы. Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен җуймыча, көр күңелеңне югалтмыйча яшә!
Кайгы-хәсрәт азрак килсен
Борчу төшмәсен йөзеңә.
Изгелегең савап булып
Кайтсын иде үзеңә.
Берни белән алыштырып булмый
Туганлыкның күңел җылысын.
Сәламәтлек телибез без сиңа
Бәхетләрнең иң-иң олысын.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә
Эшләрең барсын, гөрләсен.
Гомер буе олы йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен!

Иң изге теләкләр белән туганнарың: Гарифуллиннар, Рәхмәтуллиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев