Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүти авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Марсиль Вәли улы Шәриповның 20 августта 60 яшьлек юбилее.

20 августа 2019, 08:10

995

0

0

Чүти авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Марсиль Вәли улы Шәриповның 20 августта 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Зур юбилеең уңаеннан без сиңа кайнар котлауларыбызны һәм олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Синең тырышлыгың белән без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә, тату гаиләдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез, сиңа озын гомер, тән сихәте, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Бүгенгедәй көр күңелеңне югалтмыйча, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, яратуын тоеп, кадерле әти булып, матур акыллы киңәшләреңне биреп, озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Үзенең сабырлыгы, тырышлыгы һәм күркәм сыйфатлары белән синең янәшәңдәге тормыш иптәшең – әниебез белән пар канатлар булып, тигез озын гомер кичерүегезне телибез. 
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа 
Көннәреңне шатлык бизәсен. 
Сәламәтлек – зур бәхет, диләр 
Шушы бәхет читләп үтмәсен. 
Әле тагын бик күп еллар 
Нык типсен синең йөрәк. 
Син безнең кадерлебез, 
Син безгә бик тә кирәк. 

Безне куандырып яшәсәң иде, дигән теләктә, тормыш иптәшең Рузалия, балаларың Эңҗе, Алсу-Азат, оныкларың Адель, Руфинә, Аделина. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев