Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүти авылында яшәүче дөньядагы иң газиз кешебез Рамилә Рифкать кызы Щукинаның олы юбилее – 55 яшь тулган көне белән чын күңелебездән котлыйбыз

12 марта 2019, 08:55

1074

0

0

Чүти авылында яшәүче дөньядагы иң газиз кешебез Рамилә Рифкать кызы Щукинаның олы юбилее – 55 яшь тулган көне белән чын күңелебездән котлыйбыз

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, әбиебез! Без сине чиксез яратабыз! Сиңа барысы-барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез! Узган гомер юлыңда бик күп авырлыклар һәм кайгылар күрдең, ләкин син сынмадың-сыгылмадың, нык булдың. Без синең белән горурланабыз! Һәр эштә дә намуслы хезмәтең, тырышлыгың белән ихтирам яулагансың. Без синең фидакярлегеңә, бернәрсәгә дә битараф булып кала белмәвеңә, булдыра алганча гаделлек өчен көрәшүеңә, яхшы эшләрне башлап йөрүчеләрнең берсе булуыңа сокланабыз, балаларыбызны синең үрнәгеңдә тәрбияләргә омтылабыз. 
Газизебез, син безнең өчен гомеребез буена ныклы терәк. Балаларыңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. Оныкларыңа сабырлык, кешелеклелек, гаделлек, туган җирен, телен, авылын өзелеп яратучы кеше өлгесе син. 
Әтиебез белән бергәләп, киләчәктә дә тормышта салган эзегезнең яктылыгына, уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвегезне телибез. Һәр көнегез шатлыкта үтсен, йортыбызның утын сүндермичә, яшәүдән ямь табып, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә! 
Җир йөзенең бөтен матурлыгын, 
Килә, әни, бүләк итәсе. 
Дөньядагы матур сүзләрнең дә, 
Иң җылысын сиңа әйтәсе. 
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә, 
Тыныч булсын һәрчак күңелең. 
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа, 
Кояшларга тиңе гомернең. 
Уйлама әле, картаям, дип, 
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, 
Урыннарың булсын гел түрдә. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X