Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүти авылында яшәүче кадерле әниебез ӘСХӘДИЯ ГЫЙЛӘҖ КЫЗЫ ГЫЙЛЬФАНОВАНЫ 11 февральдә 80 яшьлек олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз

11 февраля 2020, 09:02

733

0

0

Чүти авылында яшәүче кадерле әниебез ӘСХӘДИЯ ГЫЙЛӘҖ КЫЗЫ ГЫЙЛЬФАНОВАНЫ 11 февральдә 80 яшьлек олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз

Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы кадерле кешебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син. Инде үсеп җитеп, үз тормышыбызны корып, әти-әни булгач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Бу тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына арыныр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен синең яныңа җыелабыз. Син безнең тормыш маягыбыз, яшәргә көч бирүче, дөрес юл күрсәтүче якты йолдызыбыз. Әниебез, гомерең бәхетле, бәхетең озын гомерле булсын! 
Котлы булсын, әни, туган көнең, 
Озак яшә, бул син бәхетле. 
Яныбызда син булганда гына 
Табып була олы бәхетне. 
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, 
Белдерәбез туган көнеңдә. 
Үстерден син безне, кеше итеп, 
Олы рәхмәт барысы өчен дә! 

 

Иң изге теләкләр генә теләп: балаларың, кияү-киленнәрең,  оныкларын, оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X