Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүти авылында яшәүче кадерле әниебез, тормыш иптәшем Хәния Гарәфетдин кызы Хөснетдинованың 31 июльдә туган көне – 80 яшьлек юбилее

31 июля 2019, 13:03

791

0

0

Чүти авылында яшәүче кадерле әниебез, тормыш иптәшем Хәния Гарәфетдин кызы Хөснетдинованың 31 июльдә туган көне – 80 яшьлек юбилее

Әниебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле булуың, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулап киләсең син үзеңнең бу бәйрәмеңә. Булганың, кеше итеп безне сөеп үстергәнең, үрнәк булып тормыш юлыбызда яшәү көче биргәнең, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен рәхмәт. Алга таба да алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Әтиебез белән озак еллар парлап канат кагуыгызны, без – балалар, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен күрүегезне, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Йортыбыз һәрчак нурлы булсын, куанычлар белән тулып торсын. 
Гомерең матур узсың, әни, бәгърем, 
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен. 
Йөзең һаман аяз, көләч булсын, 
Күзләреңнең нуры сүнмәсен. 
Гомерне бит еллар билгеләми, 
Яшәү дәрте булсын күңелдә. 
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар 
Юлдаш булсын сиңа гомергә. 
Котлы булсын, әни, туган көнең, 
Матур булып атсын таңнарың. 
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын 
Син үстергәң һәрбер балаңның. 

Сине яратып: тормыш иптәшең Гарәфетдин, балаларың, кияү-кияүләрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев