Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чүти урта мәктәбенең математика укытучысы Надия Кәрим кызы Камалова узенең гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

01 февраля 2019, 12:23

1332

0

0

Чүти урта мәктәбенең математика укытучысы Надия Кәрим кызы Камалова узенең гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

GСезне ихлас куңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Бар гомерегезне, көчегезне балалар укытуга багышлаган гүзәл зат буларак, эчкерсез, ихлас, туры сузле булуыгыз белән балалар куңелен яуладыгыз. Җан таләбе белән сайлаган хезмәтегезне гомер буе яратып, җиренә җиткереп башкарасыз. Гаделлектә, сабырлыкта, төгәллектә сезгә тиңнәр юк. Киләчәктә дә һәр туар таңга шатланып, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып, куанып яшәргә язсын. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле йөрәкле булыгыз, ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бугенгедәй ашкын, өметле, хыялларга бай булсын. Алдагы көннәрегездә дә тормышның бүгенгедән дә матуррак, бәхетлерәк булуын, сәламәтлектә яшәвегезне телибез. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, хәләл җефетегез янәшәсендә, балаларыгызның иң кадерле әнисе булып, аларның шатлыкларына сөенеп, тазалыкта, байлыкта озын гомер кичерегез. 
Тормыш юлыгыз һәрвакыт балкып торсын, 
Ягымлы, шат булсын күңелегез. 
Озын гомер, бәхет-шатлык белән 
Бер кайгысыз үтсен гомерегез. 
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, 
Көннәрегезне шатлык бизәсен. 
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр, 
Шушы бәхет читләп үтмәсен. 
 
Иң изге теләкләр теләп: Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X