Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Дөньядагы барлык изгелекне күңеленә салган, җир йөзендәге барлык күркәм сыйфатларны үзендә туплаган кадерле кешебез, Кече Кайбыч авылында яшәүче әниебез Фәридә Габделхак кызы Яруллинага 9 июньдә 80 яшь

    --, 9 июнь 2020 - 08:08
    289
    0
    0

    Әниебез бөтен гомерен колхоз эшенә һәм якыннарына файдалы булуга багышлады, җәмгыятькә акыллы һәм тырыш балалар үстереп бирде. Кешеләрне һәм тормышны яратучы, тирә-юньгә яктылык һәм изгелек таратучы олы йөрәкле ана ул. Сөекле әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән тәбрик итәбез һәм кайнар рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Һәр көнеңнең саулыкта һәм иминлектә, балаларыңның һәм онык-оныкчыкларыңның игелеген күреп, күңел жылысын тоеп, безне матур гамәлләргә илһамландырып, әти белән тигезлектә озак еллар гомер итүеңне телибез.
    Таң җилләре һәрбер иртә саен
    Безнең сәламнәрне китерсен.
    Күңелеңдә яшәү дәрте бирсен,
    Күзендәге яшьне киптерсен.
    Кулларыңнан синең гөлләр тама,
    Тырышлыгың бар да үзеңнән.
    И, әнкәем, һәрчак бәхетле бул.
    Нур сирпелсен синең күзеңнән.
    Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
    Белдерәбез туган көнеңдә.
    Үстердең син безне, кеше итеп,
    Олы рәхмәт барысы өчен дә.
    Сиңа чиксез ихтирам һәм ярату хисе белән: әтиебез Әсхәдулла, балаларың Рамил, Рамилә, Гөлнара, киленең Зөбәрҗәт, кияүләрең Зәки, Рамил, Фәнил, оныкларың Мәдинә,Рамазан, Әмирхан, Мөдәрис, оныкчыгың Бәхтияр.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: