Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дөньядагы барлык изгелекне күңеленә салган, җир йөзендәге күркәм сыйфатларны үзендә туплаган кадерле кешебез, Олы Кайбыч авылында яшәүче ФАТЫЙМА ШӘҮКӘТ КЫЗЫ БИКБОВАНЫҢ 15 гыйнварда 55 яшьлек юбилее

15 января 2019, 08:14

1083

0

0

Дөньядагы барлык изгелекне күңеленә салган, җир йөзендәге күркәм сыйфатларны үзендә туплаган кадерле кешебез, Олы Кайбыч авылында яшәүче ФАТЫЙМА ШӘҮКӘТ КЫЗЫ БИКБОВАНЫҢ 15 гыйнварда 55 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез. Кышкы тәрәзәдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң синең. Син безнең өчен һәрвакыт үрнәк әни, әтиебез өчен яхшы тормыш иптәше. Безгә, ике кызыгызга гомер бүләк итүче, күңел җылылыгын, яшәү ямен бирүче газиз әниебез! Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр кебек. Синең уңганлыгыңа, җитезлегеңә, һәрвакыт ихлас күңелле, сабыр була алуыңа сокланабыз. Эшкә нык, максатыңа ирешүчән булганга күрә без сиңа сокланабыз. Үз үрнәгеңдә безне дә тырыш, эш сөючән итеп тәрбияләдең. Әтиебез белән бергә безне аякка бастырып, үз юлыбызны табарга булышканың, яратып-сөеп кайгыртуың, гаделлеккә өйрәтүең өчен зур рәхмәт сиңа. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигез, матур, озын гомер телибез. Гомереңнең кабатланмас һәр мизгеле сиңа бары тик шатлык-куанычлар, бәхетле көннәр алып килсен. Шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез һәрчак түгәрәк, имин булсын. Әтиебез белән матур пар булып, бәхетле көннәрдә яшәвеңне телибез.
Нигә генә тиңлик икән сине?
Син бит, әни –
Тормышыбызның тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер – үзәге.
Кояш дисәк, кояштан да кайнар,
Аебыз дисәк, айдан яктырак!
Дөньябызның тиңсез байлыгы син,
Юктыр берни синнән затлырак!

Сине яратып, хөрмәт итеп: кызларың Айгөл, Айсылу, әтиебез Минхәлим.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев