Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дөньядагы барлык изгелекне күңеленә салган, җир йөзендәге күркәм сыйфатларны үзендә туплаган кадерле кешебез, Олы Кайбыч авылында яшәүче Әлфия Мөхәммәтхан кызы Галләмованың 9 июньдә юбилее

09 июня 2018, 09:44

935

0

0

Дөньядагы барлык изгелекне күңеленә салган, җир йөзендәге күркәм сыйфатларны үзендә туплаган кадерле кешебез, Олы Кайбыч авылында яшәүче Әлфия Мөхәммәтхан кызы Галләмованың 9 июньдә юбилее

Кадерле әниебез! Бүгенге күркәм бәйрәмеңдә сиңа ниләр теләсәк тә аз сыман, әйтергә теләгән теләк, рәхмәтләребезнең иге-чиге юк. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, балаларыңның, оныгыңның игелеген, хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын сиңа! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын! 
Син булганга яшәвебез ямьле, 
Игътибарың безгә көч бирә. 
Матур көннәрне озайтып 
Яшик әле шулай гел бергә. 
Сәламәтлек, озын гомер – 
Ходайдан булсын бүләк. 
Рәхмәт сиңа, әниебез, 
Бездән – иң изге теләк. 

 

Иң изге теләкләр белән: улың Алмаз, кызың Алия, киявең Фәрит, оныгың Фаяз, барлык туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев