Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дөньядагы барлык изгелекне күңеленә салган, җир йөзендәге күркәм сыйфатларны үзендә туплаган кадерле кешебез, Олы Кайбыч авылында яшәүче Римма Гарифҗан кызы Мифтахованың гомер бәйрәме.

21 августа 2019, 14:05

783

0

0

Дөньядагы барлык изгелекне күңеленә салган, җир йөзендәге күркәм сыйфатларны үзендә туплаган кадерле кешебез, Олы Кайбыч авылында яшәүче Римма Гарифҗан кызы Мифтахованың гомер бәйрәме.

Кадерле, сөекле әниебез! Сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син безгә, ике кызыңа, гомер бүләк итүче, күңел җылылыгын, яшәү ямен бирүче газиз әниебез, әтиебез өчен яхшы тормыш иптәше. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр кебек. Иң мөһиме озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән матур пар булып, бәхетле көннәрдә яшәвеңне телибез. Шатлыклы мизгелләр күп, гаиләбез һәрчак түгәрәк, имин булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. 
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу 
Нинди бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса — уртак була 
Кайгыларың булса — югала. 
Уйлама әле, картаям, дип, 
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең 
Урыннарың булсын гел түрдә. 

Сине яратып, хөрмәт итеп: тормыш иптәшең, кызларың, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев