Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче, Олы Кайбыч авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Дания Әбзалетдин кызы Хөснетдинованың 29 майда 70 яшьлек юбилее

29 мая 2020, 08:18

827

0

0

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче, Олы Кайбыч авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Дания Әбзалетдин кызы Хөснетдинованың 29 майда 70 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Син үзеңнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Кунакчыл йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын белән кем генә килсә дә, елмаеп каршылап, ихтирам күрсәтеп, озатып каласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә Ходай насыйп итсен. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртып торсын. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф һәрвакытта да юлдаш булсын сиңа. Һәрчак шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.
Иң бәхетле һәм якты көн,
Бу дөньяга син туган көн.
Елмай әле, моңайма син,
Тагын бер ел узган өчен.
Туган көннәр өстәп торсын,
Тик бәхетле еллар.
Киләчәктә сине көтсен,
Тик бәхетле юллар.
Сине яратып: тормыш иптәшең Илһам, улың Ильдан, кызың Гөлнара, оныкларың Эмиль, Тимур.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X