Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Федоровское авылында яшәүче кадерле әниебез, тормыш иптәшем Миләүшә Сафиулла кызы Миңнуллинаның 17 апрельдә туган көне – 55 яшьлек юбилее

17 апреля 2019, 10:26

1013

0

0

Федоровское авылында яшәүче кадерле әниебез, тормыш иптәшем Миләүшә Сафиулла кызы Миңнуллинаның 17 апрельдә туган көне – 55 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе балалар бакчасында намуслы хезмәт иттең. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булга-ның өчен, якыннарың, туганнарың, хезмәттәшләрең арасында абруең зур синең! Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булыр¬лык нык¬лы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне – өч кызны сөеп, иркәләп, наз¬лап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмеңә, без дип өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны барыбызга да җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!!! 
Син бит, әни, безнең өчен кояш, 
Синнән нурлар алып яшибез. 
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул, 
Иң кадерле якын кешебез. 
Син булганга күрә, әни, җаным, 
Бу дөньяда бары нур гына. 
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен – 
Озак яшә, исән бул гына. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фират, кызларың Альбина, Алсу, Адилә, киявең Рәиф, оныкларың Камиль, Рамазан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев