Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Фирәдә Сайранованы юбилее белән котлыйбыз!

16 апреля 2019, 12:54

1739

0

0

Фирәдә Сайранованы юбилее белән котлыйбыз!

Креатив, зифа буйлы, еллар узган саен бер дә үзгәрми торган кешенең яшен белеп буламы икән ул? Һәрвакыт яңа, иҗади һәм вакытлы идеяләре белән шаккаттырып торган кешенең яше белән кызыксынмыйлардыр ул. Без дә шулай. Бары тик хезмәттәшебез Фирәдә Сайранованың юбилее икәнен генә беләбез. Әнә, үзе редакциянең эш өстәле артында баш та күтәрми эшләп утыра: номерга мәкалә язасы, татар телендә язылган мәкаләләргә тәрҗемә ясыйсы, укучылардан килгән хатларны эшкәртәсе, чираттагы командировкага чыгып китәсе бар. Редакциягә эшкә килүенә әле биш ел гына вакыт узса да, үзен чын журналист итеп танытты. Табигать аңа акыл, сабырлык, олы җанлылык, булдыклылык, кешелеклелек кебек матур сыйфатларны өеп биргән. Нинди генә эш башкарса да, төгәллеге, җитезлеге, хезмәткә җаваплы карашы белән аерылып тора. Ул һәрнәрсәне матурлык иләге аша үткәрә, моңа кадәр гадәти тоелган темаларны да кызыклы итеп күрсәтә белә. Күңел җылысын биреп башкарган хезмәте, игелекле гамәлләре аша хезмәттәшләре, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтенә лаек булды. Алдагы тормышыгызның һәр минуты куанычлы, бәхетле булсын. Киләчәктә балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның җылысын тоеп, бәрәкәтле, мул тормышта яшәргә язсын. Сәламәтлек, бәхет, күп сөенечләр телибез! 
Күп тә түгел, аз да түгел – чын юбилей! 
Гомерегезнең бер күңелле бәйрәме бу, 
Куллардагы чәчәкләрнең генә түгел, 
Ирешелгән уңышларның бәйләме бу. 
Еллар үтә торсын, сулар аксын, 
Шатлык белән килсен яңасы. 
Без телибез алда гомерләрнең 
Бәрәкәтле, якты, нурлысын. 
Сезне бик яратабыз! 

«Кайбыч таңнары” редакциясе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев