Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җиткән, тормыш юлын якты өлге итеп алырлык кешебез — Олы Кайбыч авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез АСИЯ ХӘЛИЛ КЫЗЫ НАСЫЙБУЛЛИНАНЫҢ 4 ноябрьдә юбилее

04 ноября 2019, 08:37

739

0

0

Гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җиткән, тормыш юлын якты өлге итеп алырлык кешебез — Олы Кайбыч авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез АСИЯ ХӘЛИЛ КЫЗЫ НАСЫЙБУЛЛИНАНЫҢ 4 ноябрьдә юбилее

Безнең өчен тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз hәм изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Без, балаларың һәм оныкларың, синең белән чиксез горурланабыз, төп нигезебезнең гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа шатланабыз, һәркемнең күңеленә юл таба белүеңнән үрнәк алабыз. Үзеңнең кылган гамәлләрең, яшәү рәвешең белән безгә хезмәт сөючәнлек, тормыш зирәклеге, бары тик яхшылык кына кылу сыйфатларын сеңдердең. Киләчәктә дә исәнлектә балаларыңа кадерле әни, оныкларыңа яраткан дәү әни, тирә күршегә киңәшче, туганнар арасында нәселебезнең нык чылбырын өзмичә, Аллаһы Тәгалә биргән һәр минутка шатланып яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз! 
Сәламәтлек – иң мөһиме бүген, 
Ходай аннан мәхрүм итмәсен. 
Йөрәк типсен ару-талу белми 
Борчулардан ташып типмәсен. 
Җирдә кояш нуры балкыгандай, 
Син балкыйсың безнең күңелдә. 
Тормышыбыз синең белән матур, 
Рәхмәтлебез сиңа гомергә. 

 

Сине яратып, барлык балаларың, туганнар исемннән: улың Илсур, киленең Гөлфия, 
оныкларың Илнур-Гөлнара, Илдар 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев