Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Гомер йомгагын сүтә-сүтә 90 яшенә җиткән якын кешебез – Кошман авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез Сахара Газизулла кызы Шәрәфиеваның 5 мартта юбилее

05 марта 2021, 07:56

15221

0

0

Гомер йомгагын сүтә-сүтә 90 яшенә җиткән якын кешебез – Кошман авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез Сахара Газизулла кызы Шәрәфиеваның 5 мартта юбилее

Газизебез безнең! Кадерләп, наз лап, нинди генә ягымлы сүзләр белән сиңа мөрәҗәгать итсәк тә, күңелебездә тулган, яшәешебезнең мәгънәсен биләгән мөкатдәс хис ләребезне әйтеп бетерә алмабыз. Әниебез бар гомерен балалар укытуга багышлап, тирән хөрмәт яулаган зат. Нурлы күзләрең гел елмайсын, көләч йөзең һич тә сулмасын, туар таңнарың тыныч булсын. Йортыбыз җылылык, яктылык белән тулып торсын. Сиңа тән сихәтлеге, күңел көрлеге, чиксез куаныч телибез. Җан җылыңның нурын сүндермичә, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, кайгы-хәсрәтсез, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын.
Сәламәтлек – иң мөһиме бүген,
Ходай аннан мәхрүм итмәсен.
Йөрәк типсен ару-талу белми
Борчулардан ташып типмәсен.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Сине яратып, хөрмәт итеп барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X