Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Имәнле Бортас авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез – әтиебез ГОМӘР ГАБДУЛЛА УЛЫ ХӘЙРУЛЛИННЫҢ 28 августта гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее һәм әниебез ЗӨҺРӘ БУЛАТ КЫЗЫНЫҢ 1 сентябрьдә туган көне

28 августа 2019, 08:44

850

0

0

Имәнле Бортас авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез – әтиебез ГОМӘР ГАБДУЛЛА УЛЫ ХӘЙРУЛЛИННЫҢ 28 августта гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее һәм әниебез ЗӨҺРӘ БУЛАТ КЫЗЫНЫҢ 1 сентябрьдә туган көне

Аларның бергә тормыш корып яши башлауларына – 20 ел.
Кояштай илаһи бер нур чәчеп торган әниебезне, уңган-тырыш, гадел әтиебезне чын күңелебездән гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телибез. Сез һәрьяклап уңган, тырыш, гадел, сабыр. Өебезнең ишеге һәрвакыт ачык, табыныбыз мул, күңелегез киң, йөзегез якты. Сездән башка әллә нинди затлы сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан затлырак тоела. Гомерләрне санамыйча, бәхетле көннәрдән генә торган тормыш агымына ияреп агыйк әле, кадерлеләребез! Таңнарның алсуы, тормышның матуры әле алда булсын.
Гомер юлыгыз озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрегез бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Алдагы көннәрдә дә бәхетегез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Сездән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Сезне яратып һәм хөрмәт итеп: кызларыгыз Энҗе, Гөлнур, Азалия, кияүләрегез Ранил, Александр, оныкларыгыз Адель, Ясминә. Бу теләкләргә әти-әниегез Фәргать һәм Мөзәйнә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X