Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, газиз кешеләребез Тәхаветдин Галәтдин улы Хисамов белән Фәһимә Шакир кызы 50 ел элек – 26 майда гаилә корып, яңа зур тормыш юлына аяк басалар

26 мая 2020, 07:54

639

0

0

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, газиз кешеләребез Тәхаветдин Галәтдин улы Хисамов белән Фәһимә Шакир кызы 50 ел элек – 26 майда гаилә корып, яңа зур тормыш юлына аяк басалар

Әти-әниебез! Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез килеп җитте. Ярты гасыр буена кулга-кул тотынышып, парлап гомер итәсез. Сез безгә, биш балагызга, изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме –җан тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык лы сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, әти-әни!
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әти-әни бар.
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла, күзләр тимәсен.
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Безнең өчен мәңге кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, кияүләрегез, киленнәрегез һәм оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев