Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез Зәйтүнә Закир кызы һәм Габбас Вәкил улы Таҗетдиновлар 4 сентябрьдә бриллиант туйларын – 60 ел тату гомер итү көннәрен билгеләп үтәләр.

04 сентября 2019, 08:24

768

0

0

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребез Зәйтүнә Закир кызы һәм Габбас Вәкил улы Таҗетдиновлар 4 сентябрьдә бриллиант туйларын – 60 ел тату гомер итү көннәрен билгеләп үтәләр.

Алтын йөрәкле әти-әниебез! Бриллиант туй бәйрәме – сезгә, 60 ел элек күкләрдә укылган никахка тугрылыгыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә бүләгедер. Кадерлеләребез, сез һәрьяклап уңган, тырыш, гадел, сабыр канатлы. Күңел матурлыгыгызны, йөз күркен еллар шавы да, борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган, сез һаман да сөйкемле, мәхәббәтле, шат күңелле. Кояштай илаһи бер нур чәчеп торган әниебезне, уңган-тырыш, гадел әтиебезне күрергә күңел ашкынып, сагынып тора. Сезнең безгә кылган изгелекләрне бернинди бизмәннәр дә үлчи алмас. Үткән гомерегезнең һәр мизгелен иң кадерле мирас итеп саклыйсыз, безгә, балаларыгызга, оныкларыгызга тормыш авырлыкларын җиңәргә, җиңелмәскә, горур булырга өйрәтәсез. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, өмет йолдызлы, бәхетле булырбыз. Киләчәктә дә олы таянычыбыз, сынмас-сыгылмас ныклы җан терәгебез булып калыгыз. Гомерләрне санамыйча, бәхетле көннәрдән генә торган тормыш агымына ияреп агыйк әле. Таңнарның алсуы, тормышның матуры әле алда булсын!
Сез бит безгә һәрчак нык терәк
Тормыш сынаулары алдында.
Исән-имин озак яшәгез сез
Бәйрәмнәрегез булсын тагын да.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барсы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Исәнлектә-саулыкта, тыныч тигез тормышта безне куандырып яшәсәләр иде, дигән теләктә барлык балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән Кече Кайбыч авылында яшәүче кызыгыз Рамилә, киявегез Илнар, балаларыбыз. Бу котлауга барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев