Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче җир йөзендәге иң кадерле кешебез, әниебез Лилия Тәлгать кызы Хөсәенованың 17 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее

17 ноября 2018, 09:03

1023

0

0

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче җир йөзендәге иң кадерле кешебез, әниебез Лилия Тәлгать кызы Хөсәенованың 17 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее

Рәхмәт, әни, бер дә талмас беләгеңә, 
Безнең өчен диеп типкән йөрәгеңә, 
Керфек какмый үткән озын төннәреңә. 
Сөрт яшеңне, ул килешми күзләреңә. 
Рәхмәт, әни, һәрчак җылы оя өчен. 
Гаилә дигән нәни генә «дөнья» өчен, 
Безне кеше итәр өчен түктең көчең, 
Рәхмәт, әни, сиңа барысы-барысы өчен! 
Әни! Син безнең очар кыйблабыз! Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигән халык мәкале. Шөкер, әти белән үрнәк гаилә корып биш балага гомер биргәнсез. Без тату, бердәм гаиләдә тәрбияләндек. Сезнең бер-берегезгә булган хөрмәт, ихтирам, мәхәббәтне тоеп үстек. Шуңа да тормыш юлыбызда абынмыйча, сезнең хәер-фатихагызны тоеп, йөзегезгә кызыллык китермичә, яшәргә тырышабыз. Сездән үрнәк алып яшибез. Кадерле, сөекле әниебез үз балаларын гына үстереп калмыйча, бик күп еллар мәктәптә, ә аннары балалар бакчасында сабыйларны белем һәм тәрбия асылына төшендерә. Ул «Ана даны» медале иясе дә әле. Нинди генә авырлыклар булмасын, балаларның якты күңелләренә юл таба белде. Әниебез, без сине, барыбыз бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Ходай сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Илдус, балаларың Ландыш, Илсөя, Илназ, Ләлә, Илгизә, оныгың Әминә, киявең Илсур, кодагыең Фирая, әниең Әлфия, бабаебыз Гарифҗан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X