Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез Зөлфия Әкрам кызы Шаһиәхмәтованың 5 июльдә 70 яшьлек юбилее

05 июля 2019, 08:32

700

0

0

Иске Чәчкаб авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әниебез Зөлфия Әкрам кызы Шаһиәхмәтованың 5 июльдә 70 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Аллаһы Тәгалә синең ару-талу белмәс аяк-кулларыңа ныклы сәламәтлек, ачык, туган җанлы йөрәгеңә күңел тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен! Килер көннәрең шатлык-куаныч лардан гына торсын, башлаган һәр эшләрең гел уңайга барсын. Әтиебез Фаил белән пар канатлар булып, тигезлектә, без — балаларыңның,оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәвеңне теләп калабыз! Һәрвакыт шулай ачык күңелле, ярдәмчел, көчле рухлы, безнең өчен үрнәк булып кал! 
Кояш җылысына җыелгандай, 
Сыенабыз әни янына. 
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп, 
Яшә, әни, яшә тагын да. 
Кайткан саен синең яннарыңа, 
Колач җәеп каршы киләсең. 
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә, 
Безнең өчен һәрчак кирәксең. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фаил, кызың, улларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев