Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылында яшәүче кадерле әтиебез Мөнир Габделхәй улы Таҗетдиновның 16 мартта 75 яшьлек юбилее

16 марта 2021, 09:12

664

0

0

Иске Чәчкаб авылында яшәүче кадерле әтиебез Мөнир Габделхәй улы Таҗетдиновның 16 мартта 75 яшьлек юбилее

Әти! Олуг бәйрәмең уңаеннан без сиңа кайнар котлауларыбызны һәм зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең, кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, җан тынычлыгында, исәнлектә безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Иң изге теләкләр белән:
тормыш иптәшең Рәшидә, улың Әмир, киленең Гөлнара,кызың Рәзинә, киявең Рузалит, оныкларың Гүзәл, Кадрия, Гөлназ, Ринат, Азат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X