Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Чәчкаб авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Илшат Сәлимҗан улы Габидуллинның 19 апрельдә туган көне – 60 яшьлек юбилее

    --, 19 апрель 2022 - 09:49
    205
    0
    0

    Кадерлебез! Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Син киң күңелле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, әхлаклы кеше. Гаиләдә кайгыртучан, игътибарлы ир, ныклы терәк, балаларыбызга горурланырлык әти! Үз-үзеңне аямый, гаиләм дип, балаларым, оныкларым, дип тырышуың тормышыбызга ышаныч, өмет, ямь бирә. Без сиңа иң мөҺиме ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Тормышның һәр мизгеленә хозурланып, шатлыкларга төренеп, иминлектә яшәргә язсын. Бәхетебез бүгенгедәй тулы булса иде. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәребездә дә бергә, иңне-иңгә куеп, тигез, парлы гомер кичерергә насыйп итсә иде. Без бик бәхетле, янәшәбездә синең кебек ул, тормыш иптәше, әти булганга!

    Ходай биргән олы бүләк бит ул
    Тигезлектә гомер итүләр.
    Язмыш салган урау юллардан
    Иңне-иңгә куеп үтүләр.
    Дөньяларда яшәү – зур бәхет ул!
    Кадерләрен белеп яшәсәк.
    Тормыш ваклыгыннан өстен булып,
    Шөкер итеп гомер кичерсәк!

    Сине хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Лютция. Бу котлауга әниебез Әминә, балаларыбыз Илнар-Алсу, Гүзәл-Рафис,
    Булат, оныкларыбыз Зифа, Салават та кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: