Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылында яшәп, гомеренең олы бәйрәмен билгеләп үтүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, дәү әтиебез Габбас Барый улы Шаһиевның 19 июльдә 65 яшьлек юбилее.

19 июля 2020, 08:29

629

0

0

Иске Чәчкаб авылында яшәп, гомеренең олы бәйрәмен билгеләп үтүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, дәү әтиебез Габбас Барый улы Шаһиевның 19 июльдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен –
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Рәхмәт, әти, безне яхшы кеше итеп, сөеп, назлап үстердең. Үрнәк булып, тормыш юлыбызда яшәү өчен безгә көч бирдең. Без сине бик яратабыз.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Алинә-Айдар, Альбина-Булат, оныкларың Ибраһим, Әдилә, Ислам, тормыш иптәшең Гөлфизә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев