Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чәчкаб авылының хөрмәтле аксакалы, Бөек Ватан сугышы утын кичкән ветеран, Казан каймасы төзелешендә катнашкан, район финанс бүлегендә эшләгән  Зиннәтулла Әүхәдулла улы Заһидуллинга 15 августта 99 яшь тула

15 августа 2019, 08:26

774

0

0

Иске Чәчкаб авылының хөрмәтле аксакалы, Бөек Ватан сугышы утын кичкән ветеран, Казан каймасы төзелешендә катнашкан, район финанс бүлегендә эшләгән  Зиннәтулла Әүхәдулла улы Заһидуллинга 15 августта 99 яшь тула

Хөрмәтле Зиннәтулла ага! Сезнең тормыш – һәркемгә үрнәк! Сез сугыш михнәтен дә, аннан соңгы елларда күтәрелеш чорын да үз җилкәгездә татыган хөрмәтле кеше. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, әле бүген дә яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүче мөхтәрәм зат. Сез хезмәт сөючәнлегегез, зирәклегегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм Ватаныбызга тугрылыклы булуыгыз белән ихтирамга лаек. Канкойгыч сугышта үлемсез батырлыгыгыз алдында баш иябез. Сез фашист илбасарларының илебезгә бәреп керүенә каршы беренче каршылык күрсәткән батыр ир-егетләребезнең берсе. 1942 елның октябрендә сугышка барырга повестка алып, Курск дугасы мәшхәренә эләгеп,  Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнашкансыз. Харьков өчен барган көрәштә каты яралангансыз. Күрсәткән каһарманлыгыгыз өчен бирелгән күпсанлы медаль, орденнарыгыз, мөгаен, сезгә авыр елларны искәртеп торадыр. Яраларыгыз вакыт-вакыт сыкрап борчыса да, авыруларга бирешмичә, арабызда озак яшәвегезне телим. Туган таңнарыгыз һәрвакыт аяз-нурлы булсын, күзләрегез белән кояш яктысын күреп, кул-аякларыгыз белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын. Киләчәктә дә Ходай сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы бирсен. 
Сәламәтлек ташламасын сезне, 
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта. 
Яшәү яме, дөнья иминлеге 
Юлдаш булсын сезгә картлыкта. 

Тирән хөрмәт белән: Ландыш Михайлова, финанс-бюджет палатасы рәисе, 
районнан билгеләнгән ярдәмчегез

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X