Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбит авылында гомер итүче, безнең өчен бик кадерле әтиебез Павел Васильевич Урысовның 29 ноябрьдә 70 яшьлек олы юбилее

    --, 29 ноябрь 2019 - 08:53
    145
    0
    0

    Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
    Бүген синең юбилеең, әти!
    Җитмеш яшең – Ходай бүләге.
    Син салучы йорт нигезен,
    Әни өчен тормыш терәге.
    Син өйрәттең үз үрнәгең аша
    Бу тормышта яшәү серләрен.
    Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
    Безне уйлап типкән йөрәгең.
    Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен–
    Тәрбияңә, биргән назыңа.
    Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
    Картлыгыңның якты язында.
    Рәхмәт, әти, безне яхшы кеше итеп, сөеп, наз­лап үстердең! Үрнәк булып, тормыш юлыбыз­да яшәү өчен безгә көч бирдең! Без сине бик яратабыз.

    Иң изге теләкләр белән: әниебез Галина, балаларың Светлана-Василий, Лидия-Александр, Маргарита-Сергей, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: