Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Тәрбит авылында гомер итүче сабыр холык лы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле әтиебез – Петр Валерьянович Башуринның 24 майда 70 яшьлек юбилее!

23 мая 2020, 23:06

627

0

1

Иске Тәрбит авылында гомер итүче сабыр холык лы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле әтиебез – Петр Валерьянович Башуринның 24 майда 70 яшьлек юбилее!

Әти, 70 яшь әле тормыш тәҗрибәсе туп ланган бер чор гына. Әниебез Людмила Петровна белән, сез үз гомерегездә, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда. Әтиебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
70 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
Киләчәктә балаларың hәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Ике кадерленең берсе,
Якын кешебез безнең.
Матур картлык, бәхет-шатлык,
Иң изгесе теләкнең.
Саулык булсын гел янәшә,
Ямьле булсын һәр көне.
Озын, бәрәкәтле булсын,
Әтиебез гомере.
Гомер буе көтеп алып,
Киңәш биреп яшәсен.
Әни белән пар канатлар,
Алар нуры нигезнең.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, улың Алексей, кызың Олеся, киявең Юрий, оныгың Денис, кода-кодагыйлар hәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев