Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле кешебез, әниебез РИМА ИВАНОВНА БАГАТЫРОВАНЫҢ 13 гыйнварда гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

13 января 2020, 08:18

663

0

0

Иске Тәрбит авылында яшәүче кадерле кешебез, әниебез РИМА ИВАНОВНА БАГАТЫРОВАНЫҢ 13 гыйнварда гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Кадерлебез, без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән тәб¬риклибез. Килер көннәрең өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә без – балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерүеңне телибез! Без сине бик яратабыз! 
Кояш җылысына җыелгандай 
Кайтабыз, әни, синең яныңа. 
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп, 
Яшә, әни, яшә тагын да. 
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек 
Юлдаш булсын калган гомергә. 
Күңелләрне җылытучы учак, 
Нур сибүче кояш син безгә. 

 

Иң изге теләкләр белән: кызларың Светлана, Татьяна, улың Владимир, киявең Александр, киленең Аксана, оныкларың Василий, Алиса, Аделина, Амира. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев