Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Иске Тәрбит авылында яшәүче отставкадагы милиция майоры, Кайбыч районы эчке эшләр бүлегененең элеккеге өлкән участок инспекторы Николай Иванович Ивановның 21 майда 70 яшьлек юбилее

21 мая 2018, 11:40

2240

0

0

Иске Тәрбит авылында яшәүче отставкадагы милиция майоры, Кайбыч районы эчке эшләр бүлегененең элеккеге өлкән участок инспекторы Николай Иванович Ивановның 21 майда 70 яшьлек юбилее

 Хөрмәтле Николай Иванович! Сезне олуг юбилеегыз белән кайнар котлап, күңел түрендәге иң җылы хисләребезне җиткерәбез. Озак еллар дәвамында хокук тәртибе сагында торып, сез районыбызда законлылыкны ныгытуга саллы өлеш керттегез һәм хезмәттәшләрегез, халык арасында зур абруй казандыгыз. “Милициянең атказанган участок инспекторы” исеменә лаек булуыгыз сезнең хезмәтегезне яратып башкаруыгыз, үз эшегезнең остасы икәнлеген раслый. Бүген дә сез безгә төпле киңәшләрегезне бирәсез, яшь буынга үрнәк күрсәтәсез. Хөрмәтле юбилярыбыз! Иң зур байлык – сәламәтлек сезне ташламасын, имин, аяз көннәр юлдаш булсын. Алдагы гомерегезне якыннарыгыз, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерергә язсын. 
Котлы булсын юбилеегез, 
Якты булсын һәр таңыгыз. 
Куанычлар, бәхет-шатлык белән 
Үтсен сезнең гомерегез. 

 

Иң изге теләкләр белән: РФ Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч бүлекчәсе коллективы һәм ветераннары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев