Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында гомер итүче Абдулгалим Кадыйр улы Абдуллинның 22 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее

22 сентября 2020, 08:48

1097

0

0

Кече Кайбыч авылында гомер итүче Абдулгалим Кадыйр улы Абдуллинның 22 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Ихластан тәбрик итәбез сине, исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез! Әни белән шулай бергә-бергә мул тормышта, безне шатландырып, озын гомер итегез!
Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матул булып олыгаеп,
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул – әти
Безнең терәгебез дисәм.
Ә без сиңа озак еллар
“Әти” диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Язсын иде сезгә киләчәктә,
Тигез, матур гомер итәргә.
Тормыш дигән олы бу дәрьяны
Гел парлашып кына үтәргә.

Балаларың – Гомәр-Лилия, Гөлия-Марсель, Зөфәр-Лилия, оныкларың Айнур, Гүзәл, Адилә, Мәликә, Зөлфәт, Илфат, әниебез Фәгыйлә һәм Сания апа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X