Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылында гомер итүче әниебез, дәү әниебез Фәридә Габделхак кызы Яруллинаның 9 июньдә 80 яшьлек юбилее

    --, 9 июнь 2020 - 08:10
    539
    0
    0

    Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр насыйп итсен. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, "хәрәкәттә - бәрәкәт" дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгән кадәр безгә булышырга тырышасың. Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың, нык ихтыярлы булгансың. Син яшәүдән тәм һәм ямь табасың, һәр гамәлең белән безгә үрнәк. Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның бәхетен күреп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез.
    Һәр балаңның игелеген күреп,
    Гел сөенеп кенә яшә син.
    Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә
    "Амин" диеп торсын фәрештә.
    Һәрбер иртә сине куандырып,
    Шатлык белән яңа таң атсын.
    Күзләреңне сагыш яше түгел,
    Шатлык яше генә чылатсын.
    Иң изге теләкләр белән: Яруллиннар һәм Зиннуровлар гаиләсе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: