Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез Рамил Әсхәдулла улы Яруллинның 14 августта 50 яшьлек юбилее

14 августа 2019, 15:40

800

0

1

Кече Кайбыч авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез Рамил Әсхәдулла улы Яруллинның 14 августта 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Халкыбызда шундый әйтем бар – эзләсәң дә табып булмый синең кебекне, әнә шул асыл затның үзе син, язмышым бүләге. Бүгенге көнгә кадәр матур гаилә булып, йөрәкләребездә җылы арттырып, якыннарыбызны сөендереп, иңне-иңгә куеп, тормыш чәчәкләребез-балаларыбызны бәхет-сәгадәттә яшәтүче ныклы терәк без. Син шатлык-сөенечләр генә өләшеп, җан җылыңны бар якыннарыңа бүлеп яшисең. Һәр эшеңне җиренә җиткереп эшләүче унган кеше син. Алдагы көннәреңдә корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, хезмәтеңдә гел уңышлар юлдаш булсын. 
Эзләсәң дә табып алып булмас 
Син бит затлы, күркәм кешесең. 
Кешелегең белән көчлесең син, 
Җан җылыңны бүлеп яшисең. 
Иреш һәрчак куйган максатыңа, 
Яула биек үр һәм уңышны. 
Без телибез бары саулык-шатлык 
Сөеп яшик һәрчак тормышны. 
Тормыш дәрьясында очар канатларыбыз талмасын, гомер көзләребезгә кадәр парлап, күңел дөньябызга яшәү ямен өстәп, сабырлык тулы йөрәгеңдә җылы арттырып, балалар-оныклар янәшәсендә саулык сөенечләр тулы, озын гомер чакрымнарын сагышларсыз, кайгыларсыз бергәләп кичерергә насыйп булсын, бәхетле елларыбыз өстәлеп торсын. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Зөбәрҗәт, балаларың Рамазан, Мәдинә, киявең Фәнил, әтиең Әсхәдулла, әниең Фәридә, кода-кодагыең, барлык туганнар. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев