Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – Гөлгенә Харис кызы Җиһаншинаның 18 августта гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее

18 августа 2019, 11:12

817

0

0

Кече Кайбыч авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – Гөлгенә Харис кызы Җиһаншинаның 18 августта гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее

Әниебез мәгънәле тормыш юлын сынау¬ларга сынатмыйча үтеп, сабыр сандыгының ачкычын гомер буе саклап яшәп, төпле акыллы киңәшләре белән туганнарына ярдәм итте, әтиебезнең ышанычлы таянычы булды, безгә –балаларына яшәү үрнәге күрсәтте. Без шатлык-сөенечләребез белән ур-таклашырга да, борчу-мәшәкатьләребезне бүлешергәдә аңа киләбез, дөрес киңәш бирәсен беләбез. Әниебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Өебез һәрчак синең шат елмаюыңнан балкып торсын. Якыннарыңның кайгыртуын тоеп, кылган игелекләреңнең әҗерен күреп, саулыкка тиенеп, тынычлыкта, әтиебез Азат белән тигезлектә бәрәкәтле гомер кичерсән иде. 
Әниебез! 
Син – иң газиз кеше безгә, 
Син – яшәү чыганагы. 
Синнән дә сабыр әниләр 
Бар микән җирдә тагын? 
Өебезнең кояшы – син, 
Һәркемгә җитә җылың. 
Әти белән парлы килеш 
Җырлагыз тормыш җырын. 
Ул тормышның һәр мизгеле, 
Сөенеч белән тулсын. 
Туган көнең котлы булсын, 
Безгә бергә бик рәхәт, 
Кылган изгелекләреңә, әни, 
Сиңа бездән мең-мең рәхмәт. 

Олы ихтирам һәм тирән хөрмәт белән: кызларын, кияулэрен, оныкларың, бу теләкләргә әтиебез Азат, әнкәебез Рәшидә, кода-кодагыйлар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев