Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында яшәүче газиз кешебез, әниебез ГӨЛСИРӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ ҖАМАЛЕТДИНОВАНЫҢ 16 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

16 января 2020, 09:10

587

0

0

Кече Кайбыч авылында яшәүче газиз кешебез, әниебез ГӨЛСИРӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ ҖАМАЛЕТДИНОВАНЫҢ 16 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакъ җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән олуг бәйрәмең – юбилеең белән тәбриклибез. Ныклы рухың, сабырлыгың, уңганлыгың – тормыш сукмагының сикәлтәле борылышларында дөрес юл табарга, безгә – өч балаңа гомер, дөрес тәрбия, мөстәкыйль тормыш юлына канат куеп очарга ярдәм иткәндер. Олуг рәхмәтебез сиңа кадерлебез! Булганың, кеше итеп безне сөеп үстергәнең, үрнәк булып тормыш юлыбызда яшәү көче биргәнең, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен рәхмәт. Сиңа нинди генә теләкләрне теләсәк тә, аз булыр кебек. Әле бүген дә, үзебез әти-әни булсак та, сиңа сыенабыз, синең назлы карашың, төпле киңәшең, күңел җылыңнан яшәргә дәрт, көч алабыз. Тормышның һәр мизгелендә синең биргән хәер-фатихаң, кылган догаларың безне саклап йөртә, юлыбызны уң итә. Алга таба да синең киңәш-ярдәмеңә таянып, кылган гамәлләрең, сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, бер дә авырмыйча, сау-сәламәт килеш, безнең өчен гел сөенеп яшә! Без сине бик яратабыз.
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагын да.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән: улларың-киленнәрең Мансур-Миләүшә, Илсур-Фәрдия, кызың-киявең Рузилә-Самат, оныкларың Резеда-Айнур, Илмас, Ра-дик, Инсаф, Ильяс, оныкчыкларың Тимур, Дилә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев