Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында яшәүче Гөлшат Тәүфыйк кызы Зиннуровага 2 гыйнварда 60 яшьлек юбилее

02 января 2020, 09:36

599

0

0

Кече Кайбыч авылында яшәүче Гөлшат Тәүфыйк кызы Зиннуровага 2 гыйнварда 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әни, бөтен гомерең үзеңнең туган җиреңә, авылыңа намуслы хезмәт итүгә үтте. Эшне бөтен күңелеңне, чынбарлыгыңны биреп башкара беләсең, шуңа да зур хөрмәткә лаек син. Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, йомшак, миһербанлы, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың, авылдашларың арасында абруең зур синең.
Рәхмәт әни, әти белән безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Тормышта күпләргә үрнәк гаилә корып, яшәү өчен көч биреп яшисез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, бөтен гомереңне «балаларым, оныкларым, туганнарым» дип, өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Кунакчыл йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын белән кем генә килсә дә, елмаеп каршылап, ихтирам күрсәтеп, озатып каласың.
Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән әтиебез белән бергәлектә безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә, дөньядагы иң изге, иң кадерле кешебез.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, сәламәтлек белән
Бәхет-шатлыкта үтсен гомерең.

Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп: улларың Фәрид, Фәннур, Фәнил, киленнәрең Рамилә, Әнисә, Мәдинә, оныкларың Булат, Кадрия, Әмирхан, Зилә, Нурислам, Бәхтияр.

Безнең теләкләребезгә әтиебез Рәшит тә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев