Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле кешебез Мөдәрис Вәгыйз улы Нуруллинны гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз

11 ноября 2019, 16:21

873

0

0

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле кешебез Мөдәрис Вәгыйз улы Нуруллинны гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз

Кадерле абыебыз! Син үзеңнең олы юбилеең — 60 яшеңә дә килеп җиттең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 60 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа үзең дә олы ихтирам казанасың. Алдагы гомер юлларыңны да шулай сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. 
Алтмыш яшьне күп дип санама син, 
Алтмыш булсын бары өтере. 
Сәламәтлек, тыныч күңел белән 
Үткәр, абый, калган гомерне. 

Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән якын туганнарың: Зөфәр, Гүзәлия, Люзия һәм Рүзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X