Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле әниебез Әлфия Гарәфетдин кызы Гарифуллинаның 12 гыйнварда 80 яшьлек юбилее

12 января 2020, 08:47

616

0

0

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле әниебез Әлфия Гарәфетдин кызы Гарифуллинаның 12 гыйнварда 80 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, күз нурыбыз! Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртак­лашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы әниебез! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш насыйп итсен, күп итеп куанычлы көннәр, бәхетле мизгелләр, шатлык-сөенечләр өстәсен. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Алдагы көннәреңдә балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның, туганнарыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын! Чиксез рәхмәтебез яусын сиңа!
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Син бит безнең бердәнберебез.
Син булганда әле барыбыз да
Бер кайгысыз рәхәт яшибез.
Әниләргә булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Балаларың шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән: улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев