Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез ГӨЛГЕНӘ КАСЫЙМ КЫЗЫ СӨНГАТОВАНЫҢ 9 июньдә 55 яшьлек юбилее. Улыбыз АЙДАРГА 7 июньдә 25 яшь тула

07 июня 2019, 08:56

930

0

0

Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез ГӨЛГЕНӘ КАСЫЙМ КЫЗЫ СӨНГАТОВАНЫҢ 9 июньдә 55 яшьлек юбилее. Улыбыз АЙДАРГА 7 июньдә 25 яшь тула

Кадерлебез! Җирдә бәхетлеләр бик күп, синең дә шуларның берсе булуыңны, бу җиһанны пар канатың белән иңләп яшәвеңне, күңел кылларыңны көн дә сөенечле мизгелләр генә бизәвен телибез. Тормышыңның һәр таҗы бәхет тамчылары белән бизәлсен. Еллар сәламәтлегеңне, матурлыгыңны, күңел күтәренкелегеңне, җан аклыгыңны, карны-бозны эретерлек йөрәк җылыңны, сабырлыгыңны җуймасын иде. Вакыт тәгәрмәче белән көннәрне айларга, ай-ларны елларга бәйләп, гомер бәйрәмнәрен бергәлектә, бердәмлектә каршы-лыйк. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, шатлыкларга күмелеп яшәргә язсын иде. 
Гомер юлың озын-озак булсын, 
Тигез тормыш аны бизәсен. 
Гомерләрең бәхет белән үтсен, 
Авырлыклар бер дә килмәсен. 
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез 
Булсын иде тулы, түгәрәк. 
Синнән җылы алып һаман шулай, 
Гомер кичсәк иде бергәләп. 
Улыбыз! Сине туган көнең белән котлап, нык¬лы сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, барлык уй-теләкләреңнең тормышка ашуын, бәхетле киләчәк телибез. Безгә синең һәр адымыңа сок¬ланып, синең белән горурланып яшәргә язсын. 
Тормыш юлын уз син шатлык белән, 
Авырлыклар юлдаш булмасын. 
Озын юлда баскан эзең калсын, 
Вак яңгырлар аны юмасын. 

Гөлгенәбезне котлауга тормыш иптәшең  Илшат, кызыбыз Алия, киявебез Рамил, улыбыз Айдар, оныгыбыз, ко-да-кодагыйларыбыз, барлык туганнар кушыла. 
Айдарны да барыбыз бергә гомер бәйрәме белән котлыйбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев