Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылында яшәүче Рәшит Касыйм улы Зиннуровның 16 мартта олуг юбилее

    --, 16 март 2020 - 07:57
    212
    0
    0

    Кадерле әтиебез! Сине 65 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Яхшы әтинең хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үзебезне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәне һәм, өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен әтиебез алдында баш иябез.
    Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Бүгенге көндә без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык. Сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырышабыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисен. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсен.
    Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә килгәндә шатланып каршы алуың, булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа.
    Әти, син оныкларыңа да ягымлы бабай. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгында безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул! Безне сөендереп, озын-озак яшә!

    Иң изге теләкләр теләп: улларың Фәрид, Фәннур, Фәнил, киленнәрең Рамилә, Әнисә, Мәдинә, оныкларың Булат, Кадрия, Әмирхан, Зилә, Нурислам, Бәхтияр. Безнең теләкләребезгә әниебез Гөлшат та кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: