Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Урсак авылында яшәүче кадерле әниебез Әминә Сәлим кызы Сөнгатованың 1 ноябрьдә олы бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

    --, 1 ноябрь 2019 - 08:51
    118
    0
    0

    Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы кадерле әниебезне туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы,тән сихәте, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син, әни. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
    Җирдә кояш нуры балкыгандай,
    Син балкыйсың безнең күңелдә.
    Тормышыбыз синең белән матур,
    Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
    Кояш җылысына җыелгандай
    Сыенабыз, әни, яныңа.
    Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
    Яшә, әни, яшә тагын да.
    Һәрвакытта булдың өйнең яме,
    Авыр чакта безгә син терәк.
    Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
    Син бит, әни, безгә бик кирәк!

    Иң изге теләкләр белән сине яратучы, хөрмәт итүче: әтиебез, балаларың Гөлнара-Рамил, Гөлия-Алмаз, Илдар-Елена, оныкларың Алинә, Зәринә, Илмас, Гөлназ, Азалия

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: