Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез, баш инженер Ринат Рәхим улы Сөнгатуллинның 28 сентябрьдә юбилее. Шул уңайдан аны ихлас күңелдән котлыйбыз

28 сентября 2018, 08:06

941

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез, баш инженер Ринат Рәхим улы Сөнгатуллинның 28 сентябрьдә юбилее. Шул уңайдан аны ихлас күңелдән котлыйбыз

Кадерле юбилярыбыз! Сезгә якын һәм үз итеп, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Кеше гомере, үткән юлы еллар белән үлчәнә. Кылган эшләре аның йөзен билгели, кемлеген таныта. Юбилей көннәрегездә сезнең башыгызны югары тотып, матур үтелгән хезмәт юлыгыз белән чын күңелдән горурланырга хакыгыз бар. Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тынгысыз җаныгызга хуш килердәй эшләр, гаилә бәхете, балалар, оныклар игелеге, җан тынычлыгы, эшегездә уңышларга ирешүегезне телибез. Эштә һәм тормышыгызда шатлыкларыгыз күп булсын, гаилә бәхетегез якты булып балкысын, хезмәтегез кешеләргә куанычлар китерсен. Юбилеегыз куанычлы, күңелегез  шат, янәшәгездә сезнең җиңүләр шатлыгын уртаклашырга һәрвакыт туганнарыгыз, якыннарыгыз булсын! 
Бу гомерләр искән җилләр кебек 
Сизелмичә үтеп китәләр. 
Гомер юлларыгызда бәхет теләп, 
Гел елмайсын якты иртәләр. 

Тирән хөрмәт белән: «Салават күпере» спорт комплексы коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев