Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебезне Гөлнур Гыйрфан кызы Бикаеваны 19 октябрьдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз

19 октября 2019, 07:57

878

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебезне Гөлнур Гыйрфан кызы Бикаеваны 19 октябрьдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз

Кадерле юбилярыбыз!. Сезне ихлас күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, тормыш иптәшегез белән бергә балаларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Тирән хөрмәт белән: «Салават күпере» спорткомплексы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев