Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хуҗа Хәсән авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, тормыш иптәшем Зоя Васильевна Таймасованың 19 ноябрьдә туган көне - 55 яшьлек юбилее

19 ноября 2018, 08:51

1106

0

0

Хуҗа Хәсән авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, тормыш иптәшем Зоя Васильевна Таймасованың 19 ноябрьдә туган көне - 55 яшьлек юбилее

Әниебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле булуың, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулап, хезмәт юлын һәркем сок ланырлык итеп үтеп киләсең син үзеңнең бу бәйрәмеңә. Булганың, кеше итеп безне сөеп үстергәнең, үрнәк булып тормыш юлыбызда яшәү көче биргәнең, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен рәхмәт. Алга таба да алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Әтиебез белән озак еллар парлап канат кагуыгызны, без – балалар, оныкларыгызның рәхәтен күрүегезне, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Йортыбыз һәрчак нурлы булсын, куанычлар белән тулсын. 
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, 
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын. 
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне 
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын. 
Килер еллар озын гомер бүләк итсен, 
Безнең өчен бик тә якын, кадерле син. 
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен, 
Уңышларның яңаларын алып килсен! 

Сине яратып: кызларың Надежда, Людмила, улың Евгений, киленең Олеся, киявең Руслан, оныкларың Виктория, Валерия, Ангелина, Карина, бу теләкләргә әтиебез Анатолий да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев