Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле кешебез АЛЕКСАНДР АЛЕКСЕЕВИЧ ОРЛОВНЫҢ 14 сентябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

13 сентября 2019, 14:47

770

0

0

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле кешебез АЛЕКСАНДР АЛЕКСЕЕВИЧ ОРЛОВНЫҢ 14 сентябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кешебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сиңа язгы кояш нурыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Надежда-Артур, Антон; Зоя-Олег, Дмитрий. Котлауларга әниебез Ольга, кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев