Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле кызыбыз, апабыз ЛЮДМИЛА НИКОЛАЙ КЫЗЫ ЛУКИНАНЫ 50 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз

17 сентября 2019, 08:22

827

0

0

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле кызыбыз, апабыз ЛЮДМИЛА НИКОЛАЙ КЫЗЫ ЛУКИНАНЫ 50 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз

Киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле булуың, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яулап, хезмәт юлын һәркем сокланырлык итеп үтеп киләсең син үзеңнең бу бәйрәмеңә. Гаиләңне, туганнарыңны кайгыртып яшисен, кешеләргә изгелек эшләүне максат итеп куеп, башкарган хезмәтеңнән тәм һәм ямь табып яшәүче зур хөрмәткә лаек кешебез син безнең. Без синең белән горурланып, синең уңышларыңа сөенеп яшибез.Тормыш иптәшең белән озак еллар парлап канат кагуыгызны, балаларыгызның рәхәтен күрүегезне, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Йортыгыз һәрчак нурлы булсын, куанычлар белән тулсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет диләр,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән: сеңелләрең Надежда, Венера-Виктор, энеләрең Александр-Дина, Игорь-Елена һәм балаларыбыз. Бу теләкләргә әниең Мария да кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев