Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле әниебез НАТАЛИЯ ИВАНОВНА РОМАНОВАГА 7 июньдә 80 яшь тула

07 июня 2019, 08:45

811

0

0

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче кадерле әниебез НАТАЛИЯ ИВАНОВНА РОМАНОВАГА 7 июньдә 80 яшь тула

Дөньяның рәхетен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, иман иңдерүче әниебез! Балаларыңныүстергәндә, аякка бастырганда күпме куанычлар, шатлык-бәхетләр кичергән кеше син. Тормыш юлын үткәндә авырлыклар аз күрмәдең, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдең, күтәренке рухлы, сабыр, көчле булып калдың. Үзеңнең яраткан хезмәтеңә бар көчеңне куеп эшләдең, шуңа сине һәрвакыт хөрмәтләделәр. Син безне генә түгел, онык-оныкчыкларыңны да кешелек¬ле булырга өйрәтәсең. Ходай биргән алдагы көннәреңне исәнлек-саулыкта, тазалык-муллыкта, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның игелекләренә күмелеп, туганнарыңның хөрмәтен тоеп, нигезебезнең җылысын суытмыйча яшәргә язсын. Әни, син бар яктан да без-нең өчен үрнәк. Без сине бик нык яратабыз. 

Туган көнең, әни, котлы булсын, 

Син бит безнең бердәнберебез. 
Син булганда әле барыбыз да 
Бер кайгысыз рәхәт яшибез. 
Син бит, әни, безнең өйнең яме, 
Ә тормышта олы бер терәк. 
Озак яшә, һәрчак шулай шат бул, 
Син бит, әни, безгә бик кирәк. 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: балаларың Зоя-Земфир, Тамара-Расыл, Алексей, онык¬ларың Надежда-Рафис, Наталия-Евгений, Василий-Наталия, Эльмира-Алмаз, Руслан-¬Оля, Гөлнара-Амаль, Сергей, Елена-Михаил, оныкчыкларың Виолетта, Аделина, Виктория, Адель, Милана, Лия, Самира, Алан, Мира, Мирон, туганнарың һәм күршеләрең исемен-нән кызың Мария, киявең Николай. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев