Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хужа Хәсән авылында туып-үскән газиз әниебез ЛЮДМИЛА НИКОЛАЙ КЫЗЫ ЛУКИНАНЫ 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез

17 сентября 2019, 08:19

761

0

0

Хужа Хәсән авылында туып-үскән газиз әниебез ЛЮДМИЛА НИКОЛАЙ КЫЗЫ ЛУКИНАНЫ 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез

Дөньядагы иң кадерле кешебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиhәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Без кайткан саен тәмле ашлар, коймак hәм өчпочмаклар пешереп каршы алганың өчен чиксез рәхмәтлебез. Син – йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Киләчәктә дә әтиебез белән тигезлектә, мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал!
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп: улың Игорь, кызың Валентина, киявең Ринат, оныгың Руслан.

Бу теләкләргә әтиебез Михаил, кода-кодагыең да кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X