Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче газиз улым Рамил Мансур улы Закировның 11 июньдә гомер бәйрәме, аңа 50 яшь тула

11 июня 2019, 08:25

847

0

0

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче газиз улым Рамил Мансур улы Закировның 11 июньдә гомер бәйрәме, аңа 50 яшь тула

Кадерлебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы бас кычка килеп җиткән матур юбилеең белән кайнар котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Улым, мин синдә озак еллар буена колхоз рәисе булып эшләгән әтиеңнең чалымнарын күрәм. Нәкъ әтиең кебек син дә тырыш, максатчан, нинди генә эшкә тотынсаң да аны менә дигән итеп башкарып чыгасың, ачык йөзле, мәрхәмәтле, игелекле, атлар яратасың, туганнарыңа олы бер терәк. Быелгы Кайбыч Сабан туенда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөһәммәтшин кул куйган Рәхмәт хаты белән бүләкләнүеңә чын күңелдән шатландым. Авыр мый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы телибез, үзең кебек уңган тормыш иптәшең Альбина белән парлап канат кагыгыз. Якыннарыңның игътибарын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен җуймыча, көр күңелеңне югалтмыйча яшә. Сабыр холкың, киң күңелең, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яуладың. Кадерледән-кадерле син безнең өчен. 
Берни белән алыштырып булмый 
Туганлыкның күңел җылысын. 
Сәламәтлек телибез без сиңа, 
Бәхетләрнең иң-иң олысын. 
Җәйләр генә буләк итәдер ул 
Бу дөньяга синдәй затларны. 
Котлауларга кушып кабул итче 
Йөрәктәге барлык назларны. 
Зур сабырлык, миһербанлык 
Җыелган бер үзеңдә. 
Рәхәт яшәп каршыла син 
Тормышыңның көзен дә. 

Изге теләкләр белән: әниең Әлфия, апаларың Зөлфия, Диләрә гаиләләре, тормыш иптәшең Альбина, балаларың, барлык туганнарыбыз. Олы Кайбыч

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев