Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Колаңгы авылында яшәүче кадерле апабыз Ранилә Сәет кызы Җамалетдинованың 5 октябрьдә гомер бәйрәме – юбилее

05 октября 2019, 12:52

826

0

0

Колаңгы авылында яшәүче кадерле апабыз Ранилә Сәет кызы Җамалетдинованың 5 октябрьдә гомер бәйрәме – юбилее

Кадерлебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың, оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Барлык туганнарың исеменнән яраткан сеңелләрең: Мөршидә һәм Рәзинә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев