Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында гомер итүче газиз әниебез МӨСЛИМӘ ӘГЪЗАМ КЫЗЫ ҖӘЛӘЛИЕВАНЫҢ 14 февральдә 65 яшьлек юбилее

14 февраля 2020, 11:53

833

0

0

Кошман авылында гомер итүче газиз әниебез МӨСЛИМӘ ӘГЪЗАМ КЫЗЫ ҖӘЛӘЛИЕВАНЫҢ 14 февральдә 65 яшьлек юбилее

Газизебез безнең! Кадерләп, назлап, нинди генә ягымлы сүзләр белән сиңа мөрәҗәгать итсәк тә, күңелебездә тулган, яшәешебезнең мәгънәсен биләгән мөкатдәс хисләребезне әйтеп бетерә алмабыз. Әле карыныңда чакта ук яңа кыймылдый башлаган һәр нарасыеңның йөрәк тибешен, җан җылысын тойгансың. Шушы мизгелләрдән башлап безне нечкә җепләр бәйләгән. Алар, без синең белән янәшә булмаганда да, араларыбызны якынайта. 
Җиһандагы иң югары сыйфатларны: миһербанлылыкны, сабырлыкны, гадилекне, киң күңеллелекне Ходай Тәгалә мул итеп биргән сиңа, әниебез. Шул ук вакытта нәфис иңнәреңә үзең өчен иң якын җаннарны югалту кебек авырлыклар салып, ныклыкка, чыдамлыкка сынаган. Сабырыбыз безнең! 
Син яшәр өлгебез, табыныр кыйблабыз! Һәр яңа көндә хәерле гомер, исәнлек бир газизебезгә, дип Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз. Йөрәк типкелебездә сиңа булган хисләребез якты нур булып балкый. Шуннан яшәү өчен көч, дөньябызга яктылык алабыз. Безне җиһанга яраткан, җан өргән, олы тормыш юлына аяк бастырган изге фәрештәбез – әниебез! 
Туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Нурлы күзләрең гел елмайсын, көләч йөзең һич тә сулмасын, туар таңнарың тыныч булсын. Йортыбыз җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Сиңа тән сихәтлеге, күңел көрлеге, зур уңышлар, чиксез куаныч телибез. Җан җылыңның нурын сүндермичә, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, аларның яшәеш чыганагы, терәге һәм ышанычы булып, күзләрең белән кояш яктысын күреп, аякларың белән җирнең җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтсез, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын. 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X