Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кошман авылында гомер итүче газиз әтие­без Рифкать Сафа улы Сафинның 15 октябрьдә 85 яшьлек юбилее

15 октября 2019, 12:40

913

0

0

Кошман авылында гомер итүче газиз әтие­без Рифкать Сафа улы Сафинның 15 октябрьдә 85 яшьлек юбилее

Кадерле әткәебез, яраткан дәү әтиебез! Зур юбилеең уңаеннан без сиңа кайнар котлауларыбызны һәм зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Синең тырышлыгың белән без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә, тату гаиләдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Син, әткәй, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез булдың. Тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, оныкларыңа, туганнарыңа сабыр­лык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Үз юлыңнан тайпылмыйча, сынмыйча, сыгылмыйча Ходай биргән гомереңне, аек акыл белән, күпләргә үрнәк булырлык итеп атлыйсың. Янәшәңдә үзенең сабырлыгы, тырышлыгы һәм күркәм сыйфатлары белән синең күңелеңне яулаган тормыш иптәшең – әниебез бар. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнегез, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, саулыкта, бәхеттә озак гомер итегез.
Әтиләр бит кырыс була, диләр,
Юк ла инде, дөрес әйтмиләр.
Зур йөрәкле, сабыр, яратучан
Синдәй була чып-чын әтиләр.
Бәхетле без, чиксез бәхетле,
“Әткәй” дип, сөеп дәшәбез.
Зур таяныч, ныклы терәк бит син,
Син бит безнең яшәү мәгънәбез.
Үткән еллар, әйдә, үтә бирсен,
Алдагысы булсын гомерле.
Бүгенгедәй бәхет тулы көннәр,
Бизәсеннәр безнең гомерне.

Безне куандырып яшәсәң иде, дигән теләктә: улың, кызларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыгың һәм әниебез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев